“Без бердәм һәм безне җиңеп булмый”

2018 елның 9 ноябре, җомга

Урыссудагы 2 санлы мәктәптә 4 сыйныф укучылары өчен тарихи-патриотик сәгать формасында «Без бердәм булганда, безне җиңеп булмый» дип аталган чара узды. Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова бәйрәмне билгели башлау тарихы турында сөйләде, 1612 елгы вакыйгаларны бәян итте, чуалышлар башы, Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесенең ничек итеп башкаланы чит ил басып алучыларыннан азат итүләре турында мәгълүмат бирде. Балалар өчен электрон презентация тәкъдим ителде, «Россия - минем Ватаным», «Минин һәм Пожарский», «Сугышсыз дөнья» кебек видеороликлар күрсәтелде, алар аша укучылар Ватан тарихының җиңел булмаган чоры турында гына түгел, туган илебезнең данлы батырлыгы турында да белделәр. Чарада катнашучылар, аерым алганда, Алинә Талипова, Даниель Зыятдинов, Софья Топорова , Сюзанна Сәйфуллина, Прохор Царьков, Диләрә Кәлимуллина, Әгъдәл Әделгәрәев, Анастасия Хвостова истәлекле датага багышланган шигырьләр укыдылар. Аннан соң балалар «Россия гербын һәм флагын җый» уенында актив катнаштылар.

Чара ахырында барысы да кулга-кул тотынышты, бу «Без бергә булганда, җиңелмәячәкбез!» дигән шигарьне раслый иде.

Бу бәйрәм уңаеннан барлык катнашучыларга Россия триколоры белән символик тасмалар тапшырылды.

Очрашу барышында балалар Россия тарихының безне шуңа өйрәтүен аңлый алдылар: аерым гына беркем дә Россияне саклый һәм яклый алмый, безнең көч – бердәмлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International