Бүген, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлегенең иң яхшы вәкилләре бүләкләнде.
Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән бүлек начальнигы Марат Сибәгатов котлады һәм хезмәттәшләренең эшкә сәләтлелеген, куелган бурычларны үти алуын билгеләп үтте, хезмәттәге уңышлары өчен медальләр, шәхси составның иң яхшы хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Эчке эшләр органнары оешуга 101 ел тулу уңаеннан хезмәттәшләрен шулай ук бүлекнең ветераннар советы рәисе Закуан Мәҗитов котлады.