Районның авыл театр коллективлары ел саен «Идел-йорт» Төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнаша.
Кичә Подгорный бистәсендә Подгорный, Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләк театр коллективлары үз спектакльләрен тәкъдим итте. Шунысы игътибарга лаек, авыл үзешчәннәре профессиональ авторларның гына түгел, үз спектакльләрен дә куя. Спектакльләрне караган район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенованың югары бәясәнә, сәхнәдә чын күңелдән уйнаган, импровизацияләр ясый алган һәм иҗатка балалар һәм яшьләрне җәлеп итә белгән коллективлар лаек булды. Ә тамашачылар исә үзләренә тәкъдим ителгән спектакльләрне караудан чын мәгънәсендә ләззәт алды.