Урыссу зиратында өмә уздырылды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Урыссулылар зират территориясен чүп-чардан һәм каракурадан чистартты.

Өмәдә барлыгы ундүрт кеше катнашты. Алар җыелган чүпне ихата артына чыгардылар, территорияне корыган куаклардан арындырдылар. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятие үзенең йөк транспортын һәм төягечен тәкъдим итте. Әмма мәңгелек йортны тулысынча тәртипкә китерү өчен бу көч кенә җитәрлек булмады. Зират территориясендә һәм аның ихатасы артында чүп-чар һәм каракура шактый әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International