Татар телле ата-аналар өчен конференция: Яңа шартларда туган телдә тәрбия

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Ел дәверендә ана телебез өчен җан атучы милләттәшләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәгариф» ассоциациясе ярдәмендә махсус конференция оештыра!
Бу күптән вәгъдә ителгән һәм көтелгән чара! Конференциянең темасы — Яңа шартларда туган телдә тәрбия

Көне: 18 ноябрь, якшәмбе.
Урыны: IT-ПАРК (конференц-зал)-Петербург урамы, 52йорт.
Вакыты: 10.30
Күләме: 300кеше(бу сан чикләнгән).

Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.

Программада: 

  • Теркәлү, бүләкләр алу
  • спикерлар чыгышлары
  • төшке аш
  • чыгышлар дәвамы
  • ирекле микрофон
  • музыкаль пауза
  • түгәрәк өстәл.

Сылтама буенча теркәлергә ашыгыгыз, урыннар саны чикле.

Белешмәләр өчен телефон: +7 937 006-9700

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International