Район җәмәгатьчелеге “Стратегия-2030” проектын раслады

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

12 ноябрьдә районның иҗтимагый советы утырышында "Стратегия-2030” республика проектын тыңлау узды.

«2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында”гы Татарстан Республикасы Законына кушымтага үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты белән тыңлаучыларны Ютазы муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе Рима Муллагалиева таныштырды. Проектның аерым пунктлары буенча фикер алышканнан соң, ул бертавыштан расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International