“Ак таяк” атнасы концерт белән тәмамланды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Район мәдәният йортында “Без дөньяны йөрәгебез аша күрәбез” дигән концерт узды. Ул халыкара сукырлар көненә багышланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзаларына җылы теләкләр юллады һәм аның активистларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль оешмага микродулкынлы мич алу өчен сертификат тапшырды. Оешма рәисе Гөлнара Абильтарова, үз чиратында, эшмәкәрләргә һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә, шулай ук һәр яклап булышып торган район хезмәтләренә һәм оешмаларына химаячелек ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бу көнне аларны матур концерт белән куандырган район мәдәният йорты артистларына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International