«Супер әти» район конкурсы узды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

“Нык гаилә” проекты кысаларында, балалар иҗаты үзәгендә, район мәгариф учреждениеләре әтиләр советы җитәкчелегендә “Супер әти-2018” район конкурсы узды.

Конкурста катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Пройдакова С.В. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гыйлаҗева Г.М. сәламләде. Әтиләр уллары белән үз көчләрен “Армия повары”, “Пуговкомания”, “Авиаконструктор”, “Робомастер” кебек конкурсларда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эстафетада сынап карады. Чара ахырында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре барлык конкурста катнашучыларга яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды һәм аларны йөртүнең мәҗбүрилеген искәртте. Ә әниләр белән кызлары актив җанатарлар һәм ярдәмчеләр булды һәм аларны йөртүнең мәҗбүрилеген искәртте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Гафиятовлар гаиләсе җиңүче булды (Каразирек мәктәбе). Барлык катнашучыларга да гаилә иминлеге, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International