Нәтиҗәле практика һәм яңача якын килү

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен "Мәгариф учреждениеләренең гаилә белән хезмәттәшлеген камилләштерү юллары: нәтиҗәле практика һәм эшне оештыруда яңа алымнар"дигән семинар узды.

Семинар барышында "Кесә телефоны: дусмы яки дошманмы?" дигән сыйныф сәгате һәм"Спорт бәйрәме" дип аталган гаилә бәйрәме үткәрелде. Эшнең кулланыла торган традицион һәм инновацион формалары турында сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәләре җитәкчесе Кәрамова Г. М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтова Э. Ф. чыгыш ясады.

Семинар ахырында "Ата-аналар белән эшләүнең интерактив формалары" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International