Әлбәттә, беренче чиратта, әти-әни. Әмма аларның кайберләре белән очрашканнан соң, нинди җаваплылык турында сүз алып барырга мөмкин, дип ирексездән уйлап куясың.
Балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район хезмәтләре белән кичә уздырган рейд вакытында без Урал, Кәрәкәшле, Ютазы, Димтамак, Алабкул торак пунктларында яшәүче имин булмаган күп балалы гаиләләрдә булдык. Анда күргәннәрне ничек йомшаграк итеп җиткерим икән, хәтта белмим дә. Кечкенә балалар яши торган торакларны өй дияргә тел әйләнми, тәртипле хуҗаның маллар абзары да чистарак... Йортларның берсендә, табигый газ булмау сәбәпле, берсеннән-берсе кечкенә сабыйларның уты янып торган ачык духовка янында җылынып утыруын күргәч, минем чәчләрем үрә торды. Суыткычта шар тәгәрәтеп уйнарлык, аның каравы, ишек алдында бәйләнгән эт бозау мәете белән туклана...