Урыссулылар үзара салым буенча референдумда актив катнашты

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Сәгать сигезгә инде 2814, 2815, 2819 санлы сайлау участокларында илледән артык сайлаучы тавыш биргән иде. Аларның күпчелеге туган бистәләре хакына үзләреннән өлеш кертүне сайлады. Андыйлар арасында мәктәп техник хезмәткәре Рәсимә Булатова, мәдәният хезмәткәре Рим Нәфыйков, пенсионер Рузалия Абдунәгыймова да бар иде. Әлеге кешеләр фикере буенча, үзара салым - кирәкле һәм әһәмиятле эш. Кайбер яшәүчеләр үзара салым уңаеннан тискәре фикерләр әйтсәләр дә, аларга уңай, төзек бистәдә яшәү ошый һәм алар шулай ук тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International