Район хатын-кызлар советы “Хатын-кыз – ана” фотомарафоны башлануы турында игълан итә, ул бер елдан соң, ноябрьдә – Әниләр көнендә тәмамланачак. Катнашу өчен үз әниегезнең фотосурәтен utazinka@list.ru адресына яки район газетасы редакциясенә җибәрергә кирәк булачак. Иң яхшы фоторәсемнәр 8 Март һәм Әниләр көне-2019 фотокургәзмәләренә куелачак. Кадерле әниләрегезнең фотосурәтләрен, аларның кайчан төшерелүенә кармастан, җибәрегез. Һәм фотода кем булуын язарга онытмагыз.