Район самбочылары 5 алтын медаль яулады

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Самбо буенча Татарстан беренчелегендә Урыссудагы “Атлант” клубы тәрбияләнүчеләре биш алтын медаль яулады. "Атлант" клубыннан 10 спортчы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Җәләев Артур – алтын медаль,

Чирков Андрей – алтын медаль,

Төхбәтуллин Динислам – алтын медаль,

Җәләев Тимур – алтын медаль.

Әхмәтова Алинә – алтын медаль,

Хәбибуллин Илназ – бронза медаль,

Хәмәдҗанова Аделина – бронза медаль.

Турнир Васильево бистәсендә узды, анда республиканың төрле почмакларыннан 180нән артык көрәшче катнашты. Җиңүчеләр спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Спортчылар 17 декабрьдә Татарстан дәрәҗәсен Идел буе федераль округында Кстовода яклаячак. “Атлант” клубының тренерлар составын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр, һөнәри үсеш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International