Кече Урыссу авылы артистларына – афәрин

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Кече Урыссу мәктәбе Республика балалар яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңүче булды.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасын үтәү кысаларында узган балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Конкурска Татарстан Республикасының барлык районнарыннан спектакльләрнең 500 дән артык видеоязмасы җибәрелде. Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча, безнең районнан барып чыгыш ясау турына 5 мәктәп узды. Бу тур Чаллы шәһәрендә узды, анда безнең балалар бик лаеклы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәдә - җиңү һәм 1 урын - Кече Урыссу мәктәбендә, ә Урыссу гимназиясе, Урыссудагы 3 санлы мәктәп, Каразирек һәм Әбсәләм мәктәпләре дипломантлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International