Татарстан Республикасында янгынга каршы куркынычсызлык тудыру һәм гадәттән тыш хәлләрне юк итү буенча комиссиянең “Татарстан Республикасында гидротехник корылмалардан су агызу турында”гы карарын гамәлгә ашыру максатында, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов мәгълүмат белән чыкты.
- Ютазы районы территориясендә өч гидротехник корылма бар. Алар Бәйрәкә, Кәрәкәшле, Иске Урыссу торак пунктларында урнашкан. Ростехнадзорның Ык буе идарәсе уздырган тикшерүләр буенча, буаларның техник торышы, килү юллары канәгатьләнерлек дип табылды.
Гидротехник корылмаларга 2016 елда 447 мең 789 сумлык капиталь ремонт ясалган. Узган елда аларны карап тоту 474 мең сумга төшсә, агымдагы елда да бу эшкә шуның кадәр диярлек акча каралган. 2019 елда язгы ташуга хәзерлек чаралары күрү максатында, барлык буалардагы су куркыныч тудырмый торган дәрәҗәгә кадәр агызылды, дип сүзен йомгаклады Равил Шәрипов.