Ютазы районы укучылары арасында Спартакиада һәм Йөзү көне кысаларында йөзү буенча ярышлар узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Ярыш нәтиҗәләре буенча, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

- төп гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында: 1 урынны Урыссудагы 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады, 2 урында – Әбсәләм мәктәбе командасы, өченче урынга Димтамак мәктәбе лаек булды.

- урта гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында: 1 урында - Урыссудагы 3 санлы мәктәп, 2 урынны Урыссу гимназиясе яулады, 3 урынга Ютазы мәктәбе чыкты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International