Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Әбием сандыгы” дип исемләнгән чара узды. Аның максаты: балаларда гаиләгә, якыннарыңа, өлкән буынга, аларның хезмәтенә хөрмәт; туган ягыңа, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Кичәдә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 19 һәм 20 гасырга караган тукылган сөлгеләр, чигүләр, идән җәймәләре, ир-егетләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре, хатын-кызларның чулпы, хәситә кебек борынгы бизәнү әйберләре белән таныштылар. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны уйнадылар.