Район җәмәгатьчелеге вәкилләре халык контроле кысаларында район мәгариф учреждениеләрендә кайнар аш сыйфатына тикшерү уздырды.
Без Урыссудагы 3 санлы мәктәптә, Ютазы мәктәбендә һәм балалар бакчасында булдык. Барлык бу учреждениеләрдә дә төшке аш вакыты иде, шуңа күрә без туклану блогы белән дә таныша алдык, менюны да күрдек, һәм балалар фикерен дә белдек. Тикшерү нәтиҗәләре турында җентекләп район газетасының киләсе санында танышырга була.