Күперне яңарту Башкортстанга да, Татарстанга да кирәк

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевның Ык елгасы аша күперне реконструкцияләү инициативасы Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан хупланды.

Узган шимбәдә Радий Хәбиров эш сәфәре белән Октябрьский шәһәрендә булып китте, сәфәр вакытында ул Ык елгасы аша салынган күпердә дә булды. Әлеге күпер 1948 елда немец әсирләре тарфыннан салынган булган. Җитмеш ел эксплуатацияләү чорында күпер конструкцияләре бик тузды. 2016 елда ул авария хәлендә дип табылды, шуңа күрә аның буйлап йөк транспорты йөрү чикләнде.

Шул ук вакытта күпер буйлап 7 һәм 10 мең берәмлек техника уза. Бу ике республикада яшәүчеләр дә, транзит пассажирлар да, башкорт сәүдәсенең күп санлы Татарстан клиентлары да.

Башкортстан җитәкчесе белән Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның очрашуы турыдан-туры күпердә узды. Әңгәмә барышында ике республиканың да күперне яңартуда мәнфәгате булуы һәм реконструкция буенча уртак карарга кирәклеге турында әйтелде.

«Бу күпер чынлап та кирәк. Ул ике тугандаш республиканы берләштерә, алар үзара бәйләнгән, шул исәптән, икътисади яклап та. Бу сорауга бик җитди якын киләчәкбез һәм күперне яңарту мөмкинчелеге табарбыз”, - диде Радий Хәбиров.

Күперне ремонтлау соравын Радий Хәбиров Татарстан җитәкчелеге белән хәл итүне планлаштыра. Эшкә “Башнефть” та кушылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International