Бөек Ватан сугышында, Курск алышында катнашкан Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев үзенең 94 яшен билгеләп үтте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләде һәм нык сәламәтлек, гаиләсе һәм якыннары даирәсендә актив тормыш теләде.