«Лев Толстой – балаларга»

2018 елның 23 ноябре, җомга

Лев Николаевич Толстойның юбилей елы уңаеннан Урыссудагы 3 санлы мәктәптә 3 сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан “Лев Толстой – балаларга” әдәби сәгате уздырылды. Чара барышында балалар Лев Николаевич Толстойның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Зур кызыксыну белән «Котенок» мультфильмын карадылар, бик теләп "Как мужик камень убрал" дигән хикәяне кычкырып укыдылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Укучылар актив рәвештә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, командаларга бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр, тәкъдим ителгән тасвирламалардан “Л. Н.Толстойның тышкы һәм психологик портретын төзе" биремен бик яхшы үтәделәр, "Дөрес яки Ялган" уенында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International