22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте, аның барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны теркәү һәм исәптән төшерү, техник тикшерү үткәрү һәм теркәү документларын тергезү, тракторчы-машинист һөнәренә укыту һәм таныклыклар бирү процессын оештыруга кагылышлы төрле мәсьәләләр күтәрелде.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.