Бүген Ютазы районы делегациясе Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Казан шәһәрендәге җыелу пунктында булды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Призывникларга изге теләкләр белән Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова мөрәҗәгать итте, аннары район мәдәният йорты артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

Концерт тәмамланганнан соң, делегация солдат ашлары белән сыйланды һәм казармаларда, гыйбадәт кылу бүлмәләрендә, ашханәдә экскурсиядә булды.

Чара югары дәрәҗәдә узды, кунаклар призывниклар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International