«Идел йорт» үзешчән театр коллективлары фестиваленең район турына акбашлылар Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен тәкъдим иттеләр.
Акбаш «Офык " театры быел үзенә халык исемен бирелүнең ун еллыгын билгеләп үтте. Чынлыкта исә бу авылда театр инде җиде дистә еллап эшләп килә. Бу еллар эчендә аның составы күп тапкыр яңартылды, менә бу спектакльдә дә тамашачылар яңа артистларны күрә һәм аларның уенын бәяли алдылар.