Ютазы урта мәктәбендә «Яшел патруль” (җит. Гәрәева Г. Э.) мәктәп урманчылыгы тарафыннан оештырылган 1-4 сыйныф укучылары өчен "Без чиста Планета өчен" дигән экологик чара узды.
4 б сыйныф укучылары "Игелекле Гөлчәчәк" дигән экологик спектакль күрсәтте. Экологик эчтәлекле шигырьләр, җырлар һәм сценкалар табигатькә сакчыл карарга өндәде һәм яшь тамашачылар тарафыннан ихлас кызыксыну белән кабул ителде.
Чарада "Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм " Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ вәкилләре катнашты. "Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче - лесничие Гөлнара Зөфәр кызы Мөхәммәтханова «Яшел патруль"мәктәп урманчылыгы тарафыннан оештырылган «Агачны коткар - макулатура тапшыр!" конкурс-акциясендә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
Шулай ук эко-волонтерлар Р. Хәмзинга, Н.Миннушинга , А.Шәйдуллинга, Д. Хәйруллинга рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара барышында "Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дигән яңа конкурс-күргәзмә игълан ителде, ул «Кышын кошларны ашатыгыз» Бөтенроссия экологик-мәдәни акциясе кысаларында үткәрелә.