Милли татар сәнгатенең “Бәхет йолдызы” ачык Республика фестиваль-конкурсы

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә Балалар иҗаты үзәгенең "Сөембикә" хореографик коллективы (җитәкчесе Әхмәдышина А. В.) Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгате ачык республика фестиваль - конкурсында катнашты.

Жюри карары буенча, "Кырым татарлары халык биюе" - 1 дәрәҗә дипломант, "Татар биюе" 2 дәрәҗә дипломант дип игълан ителде. Коллектив солисты Камелия Мөхәммәтҗанова өченче дәрәҗә лауреат булды.

"Сөембикә" коллективын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International