Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Ютазы муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Нуриев Р.М. гражданнарны кабул итте

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Кабул итү «Гражданнарны шәхси кабул итү атнасы» кысаларында оештырылды, ул «Бердәм Россия» партиясенең 17 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан игълан ителде. Кабул итү барышында районда яшәүчеләрнең берничә мөрәҗәгате каралды, алар барысы да игътибар белән тыңланды һәм “каләмгә алынды”. Гражданнарны шәхси кабул итү атнасы дәвам итә һәм теләүчеләр «Ютазы таңы» газетасында һәм Ютазы муниципаль районы сайтында урнаштырылган план-график нигезендә кабул итүгә языла алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International