Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш визиты

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Бүген районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте.

Удачина районга Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча җаваплы секретарь Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлегенең әйдәүче консультанты Альбина Хәмитова белән бергә килде. Алар Ютазы мәктәбендә һәм Урыссу гимназиясендә булдылар, бу белем бирү учреждениеләрендә документлар алып баруны, азык-төлек блогы эшен, лабораторияләр эшен, балаларның Интернетка керү иминлеген тикшерделәр. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шулай ук халыкны да кабул итте. Визит балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды, анда опека һәм попечительлек органнары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге, мәгариф бүлеге, сәламәтлек саклау һәм башка профилактик хезмәтләрнең балаларны яклау сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International