Бүген Каклы Күл авылында яшәүче Роза Камаеваның өендә күмәк эш кайный. Ул үстергән казларын суйдырган һәм авылдашлары белән бергә “Каз өмәсе” оештырган.
Әйе, татар авылларында каз түшкәләрен күмәк йолку һәм эшкәртү «Каз өмәсе» дип атала. Гадәттә, барлык казларны да берьюлы һәм бер үк вакытта суялар һәм бу йорт кошларын йолку һәм эшкәртү өчен күршеләрне, туганнарны, танышларны чакыралар, ә эш беткәч, рәхмәт йөзеннән, хуҗалар ярдәмчеләргә мул сыйлы табын коралар. Фельдшер Роза Камаева - барлык авыл мәдәни чараларында иң актив катнашучы, шуңа күрә аның йортында эш тә җыр һәм музыка астында күңелле барды.