Александр Блок тууының 138 еллыгына багышланган әдәби сәгать

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрьдә рус шагыйре Александр Блокның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру максатында, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “О,я хочу безумно жить!” дип аталган әдәби сәгать уздырдылар. Ул танылган шагыйрь тууның 138 еллыгына багышланды. Чара барышында укучылар Блокның шигъри иҗатында чагылыш тапкан биографиясенең әһәмиятле фактлары белән танышты. Китапханә хезмәткәрләре үсмерләргә шагыйрь тормышында мәхәббәтнең нинди роль уйнавын, аның илһам чыганакларына әверелгән хатын-кызлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International