Иске Каразирек авылында район башлыгы Рөстәм Нуриев халык белән очрашты.
Күптән түгел Иске Каразирек авыл җирлегендә яңа милекчеләр барлыкка килде – озак еллар эшкәртелми яткан басулар быел, ниһаять, трактор гөрелтесенә күмелде – 500 гектар мәйдан уҗым шытымнарына төренде, калган җирләр сөрелде. Милекчеләрнең мөгезле эре терлек асрый башлау планы да юк түгел... Рөстәм Нуриев каразиреклеләрне мондый күренешне хупларга һәм килешеп яшәргә чакырды. Ул шулай ук халыктан көнкүрешкә кагылышлы кергән сорауларга да җавап бирде.