30 ноябрьдә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында К. Тинчурин тууының 131 еллыгына һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышлап үткәрелгән IV Республика конкурсы финалчыларын тантаналы бүләкләү узды.
“Ютазы урта мәктәбе” МБББУ укучылары да бүләкләү церемониясенә чакырылган иде. Алия Шәйгоманова “Спектакльдән җыр” номинациясендә 3 дәрәҗә диплом белән билгеләнде. “Спетакльдән монолог” номинациясендә Гәрәева Инзилә катнашучы дипломына лаек булды. Котлыйбыз!!! Иҗат уңышлары телибез!!!