Легендар алышка багышланган Тарих сәгате

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә Совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларына каршы Мәскәү янындагы контрһөҗүме – Бөек Ватан сугышы хәлиткеч вакыйгаларының берсе башлануга 77 ел тулды.

Бу алышка багышлап, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Чигенер урын юк, артта – Мәскәү” дип аталган Тарих сәгате уздырды. Китапханәче сөйләвеннән балалар Мәскәү өчен көрәш турында күп тарихи фактлар белделәр. Алып баручыларның хикәяте архив видеохроникасын күрсәтү, “Мәскәү янындагы сугыш” медиапрезентациясе белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International