Сайра Сабирова: “Бала баласы балдан татлы”

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Акбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Сайра апа Сабирова инде озак еллар дәвамында балалар церебраль параличы белән авыручы оныгын тәрбияли.

Тумыштан гарип булган сабыйны беренче елларда әнисе Энҗе үзе карый. Әмма бер бирсә, Ходай бирә бит, болай да сәламәтлеге какшау булган хатын авариягә юлыкканнан соң тәмам култык таякларына кала. Сайра әби оныгын тулысы белән үз тәрбиясенә алганда, Альбинага 14 яшь була. Бүген аңа 27 яшь булса, Сайра апага ноябрь ахырында гына 92 яшь тулган. “Бер-беребезгә иптәш булып яшибез, бала баласы балдан татлы”, - дип озатып калды мине әңгәмәдәшем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International