Сәламәтлек һәм рух өчен файда белән

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 39 бала Чаллы шәһәрендә урнашкан дельфинарийга бару бәхетенә ирешкән.

Дельфиннар белән аралашу балаларга изоляциядән котылырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята, шулай ук сөйләм һәм сенсомотор үсешне камилләштерүгә булыша. Дельфинарийда булучыларның организмында шатлык гормоннары барлыкка килә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларда уңай хис-кичерешләр дефициты тулылана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International