Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Истәлекле көн алдыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен "Батырлык очраклы булмый" дигән батырлык дәресе үткәрде. Балалар билгеле датаның тарихы белән таныштылар, тарихи вакыйгалар барышында якташларыбызның күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары турында сөйләделәр.
Шулай ук укучылар Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей кебек Бөек Ватан сугышы елларында батырлык кылган герой – пионерлар язмышы турында да белделәр.
Безнең районның малайлары һәм кызлары өчен лаеклы үрнәк булып Бәйрәкәтамак авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Шәрипов Фатыйх Зарип улы, Кәрәкәшле авылында туып-үскән Социалистик Хезмәт Герое Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы, Акбаш авылында туып-үскән Тимерҗанов Зәки Тимерҗан улы тора. Китапханәче И. Т. Шәрипова аларның да данлы каһарманлык юллары турында бәян итте.
Чара ахырында барлык катнашучылар да Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.