Район инвалидлар оешмасы әгъзалары йөзү буенча ярышлар үткәрде.
Йөзү буенча ярышлар быелгы ункөнлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өченче спорт ярышы булды. Инвалидларга спорт ярышлары, барыннан да элек, авыруларына карамастан, тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлеген раслау өчен кирәк. Иң яхшы йөзүчеләр бүләкләргә лаек булды. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Елена Сәхибгәрәева алды, икенче - Роза Гарәфиева һәм өченче урынга Расиха Хәйретдинова чыкты. Ир-егетләр арасында иң яхшы йөзүче булып тома сукыр Фаил Шафигуллин танылды, икенче булып финишка Дамир Уралов килде һәм өченчелеккә Геннадий Гребенюк чыкты. Кызыксындыргыч бүләкләрне шулай ук ярышта катнашучы Ринат Богданов һәм Дания Гайнетдинова алды.