Бәйрәм “Күңелле стартлары”

2018 елның 8 декабре, шимбә

"Олимп” спорт комплексында районның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре арасында «Күңелле стартлар» узды.

Чара төрле ярышлардан торды. Командалар эстафетада, аркан тартуда, рәсем ясауда һәм тагын башка төрле спорт уеннарында катнаштылар. Алар шулай ук гер күтәрү һәм тигезлекне саклау буенча шәхси зачетларны да тапшырдылар. Спортчыларның мәргәнлек сәләтләре аерым сыналды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр белән билгеләнде. "Күңелле стартлар” катнашучылар өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды, ул аларга яхшы кәеф өстәде һәм инвалидларны физик яктан ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International