“Снегоход-2018“ профилактик операциясе

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юл булмаган урыннарда йөри торган моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылу турында сөйли. Әлеге техника аның хуҗалары тарафыннан билгеләнгән вакытта теркәлми, техник карауга куелмый, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затлар моңа тиешле документларга ия түгел.

Карда йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә, билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре вәкилләре катнашында, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, 2018 елның 10 декабреннән 29 декабренә кадәр республика территориясендә «Снегоход-2018» профилактик операциясен үткәрә, ул Ютазы районында да планлаштырылган.

Операция техниканың техник торышы, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне, гомуми файдалану юллары буенча хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар машиналарын эксплуатацияләгәндә мөлкәтне саклауны контрольдә тоту максатларында үткәрелә.

Тикшерү вакытында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, дәүләт теркәү билгесе булуына, техник карауның вакытында уздырылуына, йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе белән идарә итүгә таныклыгы булуына аерым игътибар биреләчәк.

Машиналарны теркәү кагыйдәләре, техник тикшерү уздыру кагыйдәләре, машина белән идарә итүгә рөхсәт бирү, машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве буенча ачыкланган хокук бозулар буенча РФның Административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы, гамәлдәге закончалыкта каралган чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International