Бердәм коррупциягә каршы инициативалар көне кысаларында, 8 декабрьдә Урыссудагы 2 санлы мәктәптә, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китереп, «Намуслы яшәргә кирәк!» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды.
Чарада катнашучылар җәмгыятьтә хокук саклап яшәү кирәклеге һәм коррупциягә карата килешеп карамау зарурлыгы турында сөйләштеләр, чөнки аның белән нәтиҗәле көрәш барлык гражданнарның җаваплылыгына бәйле. Шулай ук "Коррупция», «Шантаж»,"Ришвәт» төшенчәләре белән таныштылар, җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә аның формалары һәм чагылыш үзенчәлекләре, сәбәпләре, бу күренешнең социаль куркыныч һәм зарарлы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Аннан соң, 3 командага бүленеп, балаларга конкурс программасында катнашырга тәкъдим ителде, ул берничә этаптан торды. Балалар хәзерге җәмгыятьтә коррупция эшчәнлеген чагылдырган мәкальләр һәм әйтемнәр, ребуслар чиштеләр, төрле вазгыятьяләрне карадылар һәм соңыннан инсценировкаладылар. Конкурс программасының барлык этапларын узып, катнашучылар ярыш моментының аларга алынган мәгълүматны яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр.
Чара әлеге тема буенча әзерләнгән мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Шулай ук чарада катнашучылар “Юк” дип әйтә бел!” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Анда рус классикларының коррупция темасын ачып бирә торган сәнгать әсәрләре урнаштырылган иде.