Инвалидлар өчен концерт

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Район инвалидлары “Шатлык күзләре белән кара” дип аталган концертка чакырылды.

Программа район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары чыгышыннан да, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның үзләренең җыр-биюләреннән һәм нәфис сүзеннән дә торды. Аеруча интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләре башкаруындагы чыгышлар дулкынландыргыч булды. Залда утырган инвалидларга сәхнәдән күп җылы теләкләр җиткерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Светлана Пройдакова аларга төрле мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт хатына инвалидларга багышланган республика спорт бәйрәмендә шашка буенча катнашып, икече урынны яулаган Михаил Кучеров лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International