Урыссу гимназиясе укучылары “Җылы аяклар” хәйрия акциясендә катнаша. Бу җәһәттән алар әниләре белән бергә җылы һәм матур пинеткалар һәм оекбашлар бәйли. Күңел җылысын салып башкарылган эшләр балалар йорты тәрбияләнүчеләренә тапшырылачак. Быел акциягә белем бирү учреждениесе педагоглары да кушылды.