Яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан һәм «Гражданлык сәгате» проектын тормышка ашыру кысаларында Ютазы районында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Чара гражданлык хәле актларын теркәү залында узды, анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, “Бердәм Россия” партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Николаева, Ютазы районы буенча Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты инспекторы Роза Нигъмәтуллина, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” әгъзалары катнашты.

.Яшь гвардия әгъзалары яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар. "Бердәм Россия» партиясеннән партия символикасы төшерелгән сувенирлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International