“Яңарыш” паркында эшләр дәвам итә

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа " Яңарыш» паркында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.

Эшләр бөтен яклап алып барыла. Шуу өчен билгеләнгән таучык боз блоклары белән каплана. Кар сыннары өчен нигезләр формалаштырылган. Паркның үзәк элементы - чыршы әзерләнә. Паркны Яңа ел бәйрәменә әзерләүдә районның барлык предприятиеләре, шул исәптән торак милекчеләре ширкәтләре дә катнаша. Икенче атна инде паркта Урыссу төзекләндерү предприятиесе эшли. Эчке боз боҗрасын салуны тәмамлауга, «Водоканал», су җибәреп, шугалак ясау эшенә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International