Шимбә көнне, 15 декабрьдә, “Урыссу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп” ДББУ волонтерлар отряды Баулы шәһәрендә узган “БлагоДарение” хәйрия фонды волонтерлары слетында катнашты.
Безнең команда волонтерлык эше турында хисап тотты. Мәктәп волонтерлар отрядының күптән түгел генә оешуына кармастан (ул бары 6 ай элек кенә эшли башлаган), куратор Галиева Алсу Нуховна җитәкчелегендә интернат-мәктәп укучыларының исәбендә игелекле эшләр шактый. Алар күп балалы гаиләләрдә булалар, төрле хәйрия акцияләрендә катнашалар, приютлар һәм балалар йортлары өчен хәйрия әйберләре җыярга булышалар, һәм, әлбәттә инде, туган мәктәпләренә һәм аның ветераннарына ярдәм итәләр. Волонтерлар слетында безнең команда "Курчак театры" дип аталган яңа проект яклады, һәм, проектны үстерүгә грант алып, җиңүче булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!! Аларга уңышлар һәм тагын да күбрәк игелекле эшләр телибез!!
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.В. Әхмәтҗанова.