Утырыш эшендә 19 депутат һәм чакырылган затлар - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, Дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
«2019-2020 елларга Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында»гы беренче сорау буенча Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зилә Айтыкина чыгыш ясады.
Ютазы муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова катнашучыларга 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы планлы чорга район бюджетын тәкъдим итте.
Шулай ук җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча контрольдә тотучы органнарның күрсәтмәләрен үтәү өчен өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү һәм «Ютазы муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллардагы планлы чорга бюджеты турында " III чакырылыш Ютазы районы Советының 18 нче утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр каралды.
Барлык каралган мәсьәләләр дә ачык тавыш бирү юлы белән хупланды.