17 декабрьдә, Үзәк балалар китапханәсе абонементында Бөтенроссия “Россия символлары. Әдәби юблейлар” олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова мөрәҗәгать итте, ул укучыларга олимпиаданың 2018 елның 22 ноябрендә узуы турында искәртте. Олимпиаданы Россия дәүләт балалар китапханәсе оештырды, ә Үзәк балалар китапханәсе аңа булышты.
Олимпиадада катнашучылар эшләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр ачыкланды. 8 яшьтән 10 яшькәчә категориядә призерлар дипломнары белән Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Азамат Таҗетдинов һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Сәйфуллина Сюзанна бүләкләнде, 11 яшьтән 14 яшьтәгеләр категориясендә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары Ралина Мәхмүтова һәм Азалия Хафизова билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм зур булмаган бүләкләр тапшырганнан соң, Юлия Агафонова балаларны җиңүләре белән тәбрикләде, яңа иҗат уңышлары һәм илебезнең актив гражданнары булып калуларын теләде.