"Яңа елга - бурычларсыз!" акциясе үткәрелү белән бәйле, барыгызның да торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-квитанцияләр буенча 2018 елның 29 декабренә кадәр бердәм исәп-хисап үзәге һәм идарә итүче оешмалар (Идарә итүче компания, ТМШ) аша түләвегезне сорыйбыз.
Шулай ук Татарстан Республикасының https://uslugi.tatarstan.ru/ дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша торак-коммуналь уңайлыклар өчен комиссия алынмыйча (0%) теләсә нинди банк карталары белән түләү мөмкинлеге дә гамәлгә ашырыла.
Администрация