Урыссудагы 5 санлы балалар бакчасы «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2018» рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталык республика конкурсында «Йөрәгемне балаларга бирәм»номинациясендә беренче урынны алды.
Ютазы районы мәгариф бүлеге балалар белән татар телендә аралашу һәм аңлашу сәләтен үстерү, җәмгыятьтә мәктәпкәчә белем бирү педагогларының абруен күтәрү максатын куйган конкурста катнашып кына калмый, балалар белән эшләү методикасы белән дә уртаклаша. Ольга Анисимова җитәкчелегендәге педагогик коллектив Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде, дип хәбәр итте мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева.