2018 елның 21 декабрендә, 6 сәгатьтән 7 сәгать 30 минутка кадәр, Урыссу - Октябрьский автоюлының өченче чакрымында Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” рейды уздырылды. Рейдның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, Эчке эшләр министрлыгы эзләү учетлары буенча тикшерү иде. Барлык узып баручы транспорт чаралары тикшерелде. 86 автомашина туктатылып, 9 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды. Рейд барышында транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган бер йөртүче билгеле булды.
Рейдта Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәре, полиция участок уполномоченные һәм җинаять эзләү бүлеге оперуполномоченные катнашты.
Әгәр автомобиль йөртүченең транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөрүен ачыкласагыз, әлеге мәгълүматны Ютазы районы эчке эшләр бүлеге дежур частенә 2-66-02, яки 02 телефоны буенча шылтырата аласыз.